/ Новости/ Татар халкын Тукайлы иткән ямьле апрель аеның соңгы көнендә, 30 апрельдә, башкорт халык язычусы Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә “Язлар көтә күңел” исемле шигърият бәйрәме булып узды.

Татар халкын Тукайлы иткән ямьле апрель аеның соңгы көнендә, 30 апрельдә, башкорт халык язычусы Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә “Язлар көтә күңел” исемле шигърият бәйрәме булып узды.

Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры ялкын аның бүген дә,

Тукай… ул бит безнең якты йолдыз

Поэзиянең аяз күгендә.

Мостай Кәрим, 1938 ел.

Тукай… Мостай… Бу ике бөек исемнән башка милли шигъриятебезне күз алдына китерүе мөмкин булмаган кебек, язны да Тукайдан, шигърияттән  аерып булмый. Татар халкын Тукайлы иткән ямьле апрель аеның соңгы көнендә, 30 апрельдә, башкорт халык язычусы Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә “Язлар көтә күңел” исемле шигърият бәйрәме булып узды. Кичәдә Уфадан килгән кунаклар: “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Флүзә Сөләймән кызы Назаргулова; мөхәррир, нәширә, тәрҗемәче Динә Гәйнелбаян кызы  Морзакаева; шагыйрә, “Сәхибҗамал” оешмасының вокал ансамбле җитәкчесе  Фәүзия Гайзаман; билдәле шагыйрә һәм прозаик Дилә Хәмзә кызы Булгакова; балалар өчен җырлар иҗат итүче композитор Роза Әхмәт кызы Якупова; төрле халык-ара конкурслар лауреаты Резида Шәрәфетдинова чыгыш ясады. Шулай ук  шигърият бәйрәменә Чишмә район китапханәсендә  эшләп килгән “Илһам чишмәләре” түгәрәгендә иҗат итүче язучылар да килгән иде. Келәш авылының җирле шагыйрәсе, хикәяләр, балалар өчен әкиятләр авторы Галия Җиһангир  кызы Арсланова үзенең эчтәлекле әсәрләрен укып ишеттерде.

Салкын кышлардан арып, җырлар, язлар көткән күңелләр бу шигърият кичәсеннән ял итеп, илһамланып, яңа иҗади уңышларга  дәрт алып кайтып китте.

–Рита Газизова

Поделиться:

Полезные ссылки