/ Новости/ #Новогодниймарафон#Кляшевскаясельскаямодельнаябиблиотека

#Новогодниймарафон#Кляшевскаясельскаямодельнаябиблиотека

Кышкы юлдан акбуз килә,
Чаба-җилә, чаба-җилә,
Көпшәк карны яра-яра,
Чана җилә, чана җилә.
Ялан куллы, күчер егет
Дилбегәне тоткан урап,
Изү ачык. Кара бүркен
Салып алган кырынырак.

Ат ярсыган. Чана оча,
Күчер егет, син чамала!..
Толып кигән берәү килә,
Берәү килә шул чанада.

Ат җиленә арка куеп,
Юлчы гамьсез карап бара,
Сиркеткән һәр сикәлтәне,
Йөзен сытып, санап бара.

Башын басып уйлый үзе:
“Юл азабы – гүр газабы.
Шушы тиклем газапларның
Булырдыр бит бер азагы…”

Йөрәк кагып, акбуз килә,
Чаба-җилә, чаба-җилә,
Көпшәк карны яра-яра,
Чана җилә, чана җилә.

Һич туктамый, гомер бакый
Шулай чаба заман аты,
Берәүләрнең данын төяп,
Берәүләрнең — яманатын.

Эй заманның ярсу аты!
Җилең бәрсә битләремә,
Үкенмәмем бу дөньяга
Килгәнемә — киткәнемә.

 

Поделиться:

Полезные ссылки