/ Новости/ Всемирный день книги и авторского права

Всемирный день книги и авторского права

23 апреля отмечается Всемирный день книги и авторского права.
Праздник был учрежден ЮНЕСКО в 1995 году. С тех пор Всемирный день книг и авторского права ежегодно отмечают 23 апреля. В 2022 году поздравить с ним можно писателей, журналистов, сотрудников книжных магазинов и издательств, а также всех любителей книг и чтения.
Роль книг неоценима, они открывают доступ к знаниям и идеям, духовным и моральным ценностям. Благодаря книге каждая культура может рассказать о себе, а читателям книга дарит возможность познакомиться с традициями и обычаями народов. Этот праздник призван привлечь внимание к книгам во всем мире, а также помочь продвижению книжного дела и поощрить чтение. В настоящее время Всемирный день книги и авторского права отмечают более чем в 100 странах мира.
В этот день хотим отметить нашего замечательного молодого поэта Фануза Батталова. Несмотря на молодость его стихи имеют глубокий смысл. В своих стихах он поднимает актуальные темы жизни, в них любовь к Родине, традициям, уважение пожилым людям, красота природы и конечно же тема любви.

Язгы авыл.

Авылымның урамнары буйлап
Яз сулары калка юлларга
Һәрбер язлар берсен дә калдырмый
Бәхет чәчеп килә елларга.

Балачагым кайткан кебек булды
Шушы көнне, мартның берендә
Кайда калган көймә салган чаклар?
Яшьлегемнең якты илендә!

Казлар чыккан юеш юл өстенә
Яз килүгә алар шатлана
Кар өсләрен җылы кояш ашый
Челтәрләнеп сымак ваклана.

Җир өстендә яткан кыш юрганы
Нәзегәя кояш нурына
Шулкадәрле матур язгы көннәр
Җылылыкка йөрәк төренә.

Сыерчыклар кунган оя саен
Теләк теләп сайрый халыкка
Йорт түбәсен иңләп салмак кына
Тамчы тама куйган савытка.

Һәрбер йортта яз нурлары уйный
Ялкынлана күңел зур хискә
Кемдер мунча яккан, төтен төшкән
Җаннарыма рәхәт бу искә!

Шатлыгымның чиге-чамасы юк
Шулкадәрле язны сагынган
Назлы язлар сөйгән һәр кешегә
Сөю хисен сайлап тамызган.

Күп тә үтмәс инде чебиләнер
Кызыл талның йомшак бөресе
Шулчагында эреп килеп төшәр
Кышның салкын каты тиресе!

1.03.2022
Фәнүз Батталов.

Балачак йорты.

Балачагым ишек добердэтэ
Кунелемэ узып топлэнгэн
Бик тэ кертер идем яшьлегемне
Ишеклэре тыштан биклэнгэн.

Имеш тэ мин тоштэ килеп кердем
Балачагым узган йортыма
Шаккатырлык дерелдэвек басты
Уянмаска куштым йокыма.

Кургэнемэ бер дэ ышанмадым
Торле уйлар узды башымнан
“Ишек тобендэ торма, кер улым!”- дип
Эти атлап узды каршымнан.

Колэч йозле эни каршы алды
Остэлендэ кызыл эремчек
Хаман инде жыелмыйча ята
Идэн тулы минем уенчык.

Олтан сала эти тыныч кына
Вак пималар пичкэ тезелгэн
Эх, кайтасы иде балачакка
Тик юллары куптэн озелгэн.

Уянмаска купме тырышсам да
Кояш нуры мине уятты
Эни сымак башларымнан сыйпап
Уз сабые кебек юатты.

Ой эчендэ коймак исе чыккан
Яшьлегемэ кулым сузыла
Еллар уткэн саен сагындыра
Йорэгемэ бик нык сизелэ!

9.11.2019
Фануз Батталов.

Поделиться:

Полезные ссылки